Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел программасы Яр Чаллыдагы иҗтимагый киңлекләрдә әзерләнә. 13 декабрьдә Сидоровка паркында Яңа ел чыршысы утларын кабыза. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Азатлык мәйданында үзәк шәһәр чыршысын ачу тантанасы шимбә көнне 16 декабрьдә уза. Төп сәхнәдә «Яңа ел могҗизалары» бәйрәм программасы белән шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан котлаулар яңгыраячак. Чара "Европа плюс" радиостанциясеннән күңел ачу программасы белән тәмамлана.

«Янгын куркынычсызлыгын, җәмәгать тәртибен саклауны һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле сорауларга тагын бер кат игътибар итәм. Бу Яңа елны бәйрәм итү объектларына кергәндә тикшерү чаралары да. Булган хәлләр барыбызда саклыкны көчәйтергә мәҗбүр итә», - дип ассызыклады шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев.

Традицион рәвештә 31 декабрьдә Азатлык мәйданындагы төп чыршыга шәһәр халкын һәм кунакларын чакырабыз.

Дүшәмбе, 11 декабрь 2023, 10:24