Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Россиядә – укытучы һәм остаз,  Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тәмамлауга багышланган бик матур чара булды. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләргә багышланган композиция белән башланып китте.

 Бүген укучылар, тормышта үз урынын тапкан төрле һөнәр ияләре үзләренең гаиләләренә, туган шәһәрләренә, коллективларына, Татарстанга һәм илебезгә файда китерү өчен фидакарь хезмәт куя.

Без үзебезнең укытучыларыбызны яратабыз, алар белән горурланабыз һәм аларга уңайлы эш шартлары тудыру,  мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту өчен барсын да эшлибез. Чаллыда заманча 9 мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелде, бик күп мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Без укытучыларыбыз өйрәткәнчә һәр өлкәдә үсешкә омтылабыз», – диде шәһәр Хакиме.

«Болгар» бию театрының чыгышы нур өстенә нур булды. Коллектив «Туган җирем – Татарстан» композициясендә татар халкының затлы мәдәниятен күрсәтте. 
Сәхнәдә һәр бала, һәр артист матур номер белән чыгыш ясады. Аларның номерлары көчле алкышларга күмелде. 
2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы итеп игълан ителде.

Сишәмбе, 12 декабрь 2023, 18:41