«Энергетик» мәдәният сараенда Россиядә – укытучы һәм остаз, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тәмамлауга багышланган бик матур чара булды. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләргә багышланган композиция белән башланып китте.


Без үзебезнең укытучыларыбызны яратабыз, алар белән горурланабыз һәм аларга уңайлы эш шартлары тудыру, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту өчен барсын да эшлибез. Чаллыда заманча 9 мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелде, бик күп мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Без укытучыларыбыз өйрәткәнчә һәр өлкәдә үсешкә омтылабыз», – диде шәһәр Хакиме.

Ул укытучы һәм остаз елы тәмамланса да, Яр Чаллы укытучыларына хөрмәт арта барачак дип белдерде Бүгенге көндә Чаллының мәгариф системасында 15 меңнән артык кеше эшли. Ел дәвамында аларның 1200е төрле дәрәҗәдәге бүләкккә лаек булды. Наил Мәһдиев кичәдә тагын бер төркем укытучыга шәһәр Хакименнән, Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамотасын һәм рәхмәт хатын тапшырды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, спортчылар, активистлар һәм әти-әниләр укытучыларга хөрмәтләрен үзләренең чыгышлары аша белдерде.
«Болгар» бию театрының чыгышы нур өстенә нур булды. Коллектив «Туган
җирем – Татарстан» композициясендә татар халкының затлы мәдәниятен
күрсәтте.
Сәхнәдә һәр бала, һәр артист
матур номер белән чыгыш ясады. Аларның номерлары көчле алкышларга
күмелде.
2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы итеп игълан
ителде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 декабрь 2023, 10:41



