Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районының Боровецкий бульварында беренче Яңа ел чыршысын ачу чарасы узды.

Халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов котлады. Чыршы үзенең яңа ел утларын кабызды.

Бәйрәм кунакларын «Эврика» шәһәр мәдәни үзәгенең, 17 нче балалар хореография сәнгать мәктәбенең һәм 3 нче балалар музыка мәктәбенең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары каршы алды.

Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнашты. «Маскарад костюмы» конкурсында җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 14 декабрь 2023, 10:46