5 декабрьдә оператив штаб төзелде. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәис итеп билгеләнде. Барлыгы 92 эшмәкәр бизнессыз калды. Аларның 67се - шәхси эшмәкәр, 14е - юридик зат, 4се - үзмәшгуль, 7се - физик зат. Зыян күргән эшмәкәрләргә 3 айга аренда каникуллары бирү турында карар кабул ителде.
«Ярдәм сорап барлыгы 36 эшмәкәр мөрәҗәгать итте. 15 эшмәкәргә 48,8 млн сум күләмендә ташламалы займ бирелде. Тагын 9 эшмәкәргә 30 млн. сумлык кредит бирү планлаштырыла. 12 гариза карауда», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.
«Заритал» паркында янгын нәтиҗәсендә зыян күргән эшмәкәрләр балалары Яңа елга Чаллы Хакиме бүләге алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 декабрь 2023, 09:41