Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Анда «Заритал» паркы территориясендә янгын нәтиҗәсендә зыян күргән күчемсез милек объектларын арендалаучы физик затларны 2022 һәм 2023 еллар салым чоры өчен салым түләүдән азат итү турында мәсьәлә чыгарылды.

«Салым ташламасына хокуклы салым түләүчеләр салым органына салым ташламасы бирү турында гариза, шулай ук салым түләүченең салым ташламасына хокукын раслаучы документлар тапшыралар», – дип белдерде карар проектын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Мулюкова.

Депутатлар корпусы арасында тәкъдимгә каршы булмады. Моннан тыш, уртак утырыш барышында Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджеты, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакына чыгымнарны формалаштыру нормативларына үзгәрешләр кертү, шулай ук шәһәр Советының якынча эш планы турындагы мәсьәләләр каралды.

Шәһәр Советының чираттагы утырышы 28 декабрьдә узачак.

Чәршәмбе, 20 декабрь 2023, 13:07