Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 декабрьдә «Мастеровые» рус драма театрында әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар өчен «Царевна Дуся» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр.

Балаларны тәбрикләргә шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев килде. 

«Иң могҗизалы, көтеп алынган Яңа ел бәйрәме алдыннан махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең сабыйларын шушы залга җыю бик матур бәйрәмгә тиң. Биредә солдатларның тормыш иптәшләре һәм әти-әниләре дә килде. Аларга шундый батыр йөрәкле, ил өчен янып-көеп торган уллар үстергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Без егетләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 2024 ел илебезгә тынычлык алып килсен, барыгызга да исәнлек-саулык, хыялларыгызның тормышка ашуын телим», – дип изге теләкләрен ирештерде Наил Мәһдиев.

Соңыннан балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Кыш бабай һәм Кар кызы котлады.

Аннары алар спектакль карады. Тамашадан соң һәр балага Чаллы Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар.

Пәнҗешәмбе, 21 декабрь 2023, 12:42