Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр Советының чираттагы сессиясе барышында шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев бер еллык эш нәтиҗәләре буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады. Анда шәһәрнең хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск шәһәре кешеләренә күрсәткән ярдәм чаралары турында искә алынды. Махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәренә җибәрелгән шефлык һәм гуманитар ярдәм күләме бүген 700 тоннадан артып китте.

Чаллыдан махсус хәрби операциядә 2000гә якын хәрби хезмәткәр катнаша.

«Безнең төп бурыч үзебезнең барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә, бигрәк тә һәлак булган ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Бүген безнең патронаж астында барлыгы 1 516 шундый гаилә тора. Лисичанск кешеләрен бер елдан артык Чаллы егете Рөстәм Гатин кыр кухнясы кайнар ризык белән тәэмин итте. Ул безнең патронаж астында. Бу елда 80 млн сумга якын 370 тоннадан артык азык-төлек җибәрелде», – дип хәбәр итте Наил Мәһдиев.

Чаллы Хакиме Наил Мәһдиев хәрбиләрнең яңа туган балаларын бала тудыру йортыннан үзе каршы алды. Аларга 100 мең сум акча һәм кирәк-яраклар бүләк итте. Бүгенге көндә хәрбиләрнең 38 баласы туды. Аның 20се малай, 18е кыз.

Шулай ук Хаким ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Барлыгы 16 очрашу булды. Егетләрне борчыган мәсьәләләр уңай хәл ителде. 

Пәнҗешәмбе, 28 декабрь 2023, 10:36