Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев төзелеш өлкәсе, торак-коммуналь хуҗалык эше буенча Шәһәр Советының чираттагы утырышы барышында бер ел эчендә социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясады. Быел 318 мең квадрат метрдан артык торак эксплуатацияләүгә тапшырылды.

11 нче спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.

Быел 2 зур мәктәп һәм  балалар бакчасы төзелде. 102 күп фатирлы йортта капиталь ремонт башкарылды.  «Безнең ишегалды» программасы кысаларында дүрт ел эчендә 6,2 млрд сумлык 422 ишегалды төзекләндерелде.

Бу елда 10 километр юл ремонтланды. Мәскәү проспектының беренче чираты төзелде, Вахитов, Хәсән Туфан, Автозаводский проспектлары, Гидростроительләр урамы һәм социаль әһәмиятле объектларга керү юллары норматив хәлгә китерелде.Шәһәр бюджеты акчалары хисабына зур сыйдырышлы 24 яңа НЕФАЗ маркалы автобус сатып алынды. Киләсе елда зур сыйдырышлы автобуслар паркы артачак.

Пәнҗешәмбе, 28 декабрь 2023, 11:10