Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев рәислегендә сәяси совет утырышы узды.

Отчет белән «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова чыгыш ясады. Сәяси совет әгъзалары бертавыштан 22 проект кабул итте. Аларны гамәлгә ашыру 2024 елда дәвам итәчәк.

«Партия проектларын гамәлгә ашыру төрле социаль мәсьәләләрне хәл итүдә халык белән үзара хезмәттәшлек итү ысулларының берсе. Безнең проектларның күбесе яшьләр белән эшләүгә юнәлдерелгән. Проект эшчәнлегенә җәлеп ителгән кешеләр санының уңай динамикасын гына түгел, ә төрле тематикаларның артуын да билгеләп үтәсе килә», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Җомга, 29 декабрь 2023, 13:02