Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!
Бу иң игелекле һәм тылсымлы бәйрәм, ул шатлык атмосферасы, яшерен теләкләрнең үтәлүенә өмет бирә.
2023 ел катлаулы булды. Уртак тырышлыгыбыз ярдәмендә без авырлыкларны җиңдек. Безнең шәһәрдә яшәүчеләрнең һәрберсе үз бурычын үтәде һәм тагын да күбрәк эшләргә омтылды. Шәһәрнең алга таба үсешенә үз өлешен керткән һәр чаллы кешесенә рәхмәтемне белдерәм.
2023 елда шәһәрнең хезмәт коллективлары киеренке эшләде. Шәһәр икътисады үзенең хәрәкәтен дәвам итте. Социаль объектлар, мәктәпләр, балалар бакчасы төзелде. Йортлар, җәмәгать киңлекләр, спорт корылмалар, юллар ремонтланды. Бу үзгәрешләр чаллы халкының бердәм хезмәт нәтиҗәләре. Шәһәр актив яшәде, бик тырышып эшләде һәм иҗат итте.
Бергә без барлык эшләрне хәл итә алабыз һәм бер-беребезгә ярдәм күрсәтәбез.
Яңа ел бәйрәме ул һәрвакыт яхшы үзгәрешләргә өмет. Барлык яхшылыклар киләсе елда да уңышлы дәвам итсен. Барыгызга сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек чын күңелдән телим!Иң изге теләкләр белән,
Яр Чаллы шәһәр Хакиме
Н.Г. Мәһдиев
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 декабрь 2023, 12:20