Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Форум 15-17 гыйнварда Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узачак. Наил Мәһдиев «Кече Ватан – Россиянең көче» форумының оештыру комитеты әгъзасы итеп билгеләнде. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара.Биредә илне социаль-икътисади яктан үстерү юнәлешендә эшли торган федераль министрлык һәм ведомстволарның да катнашуы көтелә. Форум Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе ярдәмендә оештырыла. 

«Төп мәйданчыкта муниципалитетларга сөйләшергә күп нәрсә бар. Сәнәгать үзәкләренең, эре муниципаль берәмлекләренең тавышы бик мөһим. Секцияләр, пленар утырышлар кысаларында федераль хакимият органнарының, министрлыкларның, ведомстволарның катнашуы планлаштырыла. Алар безнең белән бергә илнең социаль-икътисади үсеше өстендә эшли», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Форумның бурычлары муниципаль проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү. Алар территорияләрне үстерүгә, милли максатларга ирешүгә һәм муниципаль хезмәтнең абруен ныгытуга юнәлдерелә.

Хәзерге вакытта Россиянең 89 төбәгеннән 7500дән артык катнашучы теркәлде.

Чәршәмбе, 10 гыйнвар 2024, 09:44