Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 23615 балага Яңа ел бүләге тапшырдылар. Шәһәр бюджетыннан 9,4 млн сумга якын акча сарыф ителде. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов җиткерде.

Чаллы балалары республика чыршысында катнашты. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең 600дән артык баласы Республика яңа ел чыршысы бәйрәмендә катнашты. Анда катнашучы һәр балага яңа ел бүләге бирелде. 

Шәһәрдә 652 яңа ел тамашасы уздырылды.

«Мин мәдәният, мәгариф, яшьләр белән эшләү, физик культура һәм спорт идарәләренә, төрле дәрәҗәдәге муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә, яңа ел чараларын оештыру өчен барысын да эшләгән республика оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт белдерәсем килә», – диде шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев.

Чаллыда хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелде.  Бәйрәмнәрдә шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмалары бирелде.Бу эшне район башлыклары Эдуард Фәттахов, Ленар Әхмәтҗанов, Винер Харисов үзләренең хезмәткәрләре белән берлектә башкарды. Барлыгы 1500 бүләк таратылды.

Бәйрәм көннәре тыныч узды. Каникуллар вакытында мәктәп укучылары тарафыннан хокук бозулар  булмады. Өченче чирек старт алды.

Чәршәмбе, 10 гыйнвар 2024, 09:55