Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бәйрәмнәр вакытында аварияләр булмады»,- хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

31 декабрьдан 4 январьга кадәр Чаллыда 4,5 см тирәсе кар яуды. Чаллы юлларына барлыгы 181 техника чыгарылды, Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре тәүлек дәвамында эшләде. Мәдәният һәм ял итү парк» җәмәгать урыннары өчен җаваплы булды. 35 кар чистарту техникасын эшкә җикте.  

«Идарә итү компанияләре дә 60лап техника белән йорт ишегалларын тәртипкә китерде. 1100 кар чистартучы эшләде. Кар чистарту буенча эш барышын һәрдаим күзәтеп торабыз. 2 гыйнварда тикшерү белән чыктык. Иң яхшылары булып «Челныстройремонт», «Строим будущее», «Комсомольский» идарә итү компанияләре танылды. «Жилищный фонд», «Жилэнергосервис», «Вилюй» компанияләре начар эшләде», - диде Илья Зуев.

«Закон буенча башкарма комитет идарә итү компанияләре эшчәнлегенә туп-туры тәэсир итә алмый. Андый хокукка прокуратура һәм торак инспекциясе генә ия», - диде Наил Мәһдиев

Чәршәмбе, 10 гыйнвар 2024, 10:27