Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Кече ватан - Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы Мәскәүдә  Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмәсе кысаларында узды. Барлыгы 35 мәйданчык эшләде. Алар 700 спикерны һәм 7,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде.

Әлеге чара кысаларында РФ Президентны Владимир Путин муниципалитетлар башлыклары белән очрашты. Түгәрәк өстәлдә Чаллы Хакиме Наил Мәһдиев катнашты. 

Ул ил башлыгын автокаланың икътисадый  торышы белән таныштырды, КАМАЗ предпритиясе  эшчәнлеге хакында сөйләде. Моннан тыш Хаким Россия Президентын Чаллыга кунакка чакырды. 

«Владимир Владимирович, мин сезне автокалабызга чакырасым килә. Бик яхшы сәбәп бар: 2026 елда беренче КАМАЗ чыгарылуга - 50 ел, ә Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тула. Бу ике истәлекле дата безнең ил өчен бик мөһим. «КАМАЗ» - ул ил байлыгы. Сезне кунакка көтәбез!», диде Наил Мәһдиев

«Нәтиҗәләрегез өчен бик зур рәхмәт. Алар Татарстанда һәм Чаллыда ачык күренә. Бу сезнең һәм командагызның эш нәтиҗәсе», - дип мөрәҗәгать итте Россия Президенты Чаллы Хакименә.

Сишәмбе, 16 гыйнвар 2024, 21:34