Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 гыйнвардан Татарстанда М-7 трассасы ябылды. Йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде. 

Постта инспекторлар тора. Алар Уфа һәм Мәскәүгә таба юл тотучы фуралар һәм автобусларны туктатып кире бора.

«Постта инспекторлар тора. Алар Уфа һәм Мәскәүгә таба юл тотучы фуралар һәм автобусларны туктатып кире бора. Чаллыга килүчеләрне кертәләр», - диде шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков. 

Аларга ярдәм дә итәчәкләр. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә кайнар аш ашату оештырылды.

«Кайнар ризыкны көндезге сәгать 2дән, Юность переулогы буенча урнашкан 3нче мәктәптә ашатабыз. Кыен хәлдә калган барлык шофёрларны да көтәбез. Шәһәр буйлап үзләрекилә алмасалар, автобус та бүлеп бирергә әзер. Юлда хәрәкәт итүне чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә була. Сабыр булыгыз. Җиңел машиналар да йөрүчеләргә дә шәһәрдән чыкмыйча торырырга киңәш итәм», - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев

Кирәк очракта, йөк машиналарын йөртүчеләргә медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк.

Чәршәмбе, 17 гыйнвар 2024, 14:19