Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Елдан ел конкурс хәрәкәте яңа исемнәр ача, укытучы һөнәренең якты якларын күрсәтә, фикердәш педагогларны берләштерә. 62нче мәктәптә россиякүләм бәйгенең муниципаль этабы финалы узды.

19 гыйнварда шәһәрдә «Ел укытучысы - 2024» россиякүләм конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Бәйгедә 59 мәктәптән 63 укытучы катнашты. Финалга 9ы гына чыкты. Алар 13, 26, 19, 34, 35, 55, 62, 79 һәм 84нче мәктәпләрдән. Финалда укытучыларга педагогик совет, педагогик инициатива һәм пресс-конференция кебек биремнәрдә үзләрен күрсәтте. Җиңү яулаган укытучы Чаллы даны зональ этапта, Казанда яклаячак. Ул 12-13 мартта уза. 

Җомга, 19 гыйнвар 2024, 16:22