Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген православие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Хач ману 3 урында: шәһәр пляжында, Боровецк чиркәве янында һәм Мәләкәс елгасының Серафим Саровский чиркәвеннән ерак булмаган елга өстендә узды. Коенучылар өчен бөтен уңайлыклар да бар. Якында гына чишенү-киенү бинасы, шунда ук кайнар ризык белән сыйладыру урыны булдырылган. Биредә табиб һәм коткаручы карап торды. 

Иң беренче атакай Андрей Дубровин елга суын изгеләштерде. Дин тотучылар әйтүенчә, андый су файдалы һәм ел буе саклана. Хач ману бәйрәменә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде. 

Җомга, 19 гыйнвар 2024, 14:50