Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Капиталь ремонттан соң Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең «Г» блогы соңгы дәвалау корпусы файдалануга тапшырылды. 

Объектны ачу тантанасына Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Ул шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән бергә бүлмәләрне карады, коллектив белән очрашты. 

«Г» блогында кабул итү-диагностика, инфекция бүлеге, санузел, кондиционер белән җиһазланган 38 мельцер боксы бар.  Аларны карап чыкканнан соң министр хастаханәне республика сәламәтлек саклау учреждениесе дәрәҗәсендә дип бәяләде.

«Биредә Кама аръягы халкына югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен бар шартлар да булдырылган», – диде Марсель Миңнуллин

Республика бюджеты хисабына хастаханәнең «А», « Б», «В1», «В2», «Г», блокларында барлыгы 32 мең квадрат мәйданда капиталь ремонт ясалды.  Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев быел хастаханәнең «Д» блогын капиталь ремонтлап бетерү бурычы куйды.

Дүшәмбе, 22 гыйнвар 2024, 18:20