Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Чаллыга тагын 90 зур автобус алыначагы билгеле булды. 

«Бүгенге көндә шәһәрнең 2, 3, 22, 26, 43нче маршрутларда 45 НефАЗ автобусы йөри. Агымдагы елның беренче яртысында 46, икенче яртысында 44 автобус алырга планлаштырабыз. Документ эшләре тәмамлануга алар маршрутларга чыгар», – диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр Советының XXX сессиясендә 2023 ел бюджеты үтәлеше буенча җәмәгать тыңлаулары көне расланды. Ул 6 мартта хакимиятнең 400 урынлы залында була. Керү ирекле.

«Җәмәгать тыңлауларына һәркем килеп бюджет үтәлеше турында хисапны тыңлый, сораулар бирә ала», – диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Сессиядә шулай ук 2024, 2025, 2026 елларга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә каралды. 

Пәнҗешәмбе, 25 гыйнвар 2024, 17:48