Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Тантаналар сараенда күпбалалы гаиләләрдә туган сабыйларга исем кушу чарасы булды. 

Дүрт гаиләгә мәхәббәт җимешләре булып туган балаларына беренче документны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тапшырды. Ул Чаллының күркәм гаиләләрен балалары туу белән котлап, иң ихлас теләкләрен җиткерде.

Беренче булып хаким кулыннан сабыйларының документын Лилия һәм Айрат Әхмәдуллиннар гаиләсе алды.

Ләйсән белән Ренат Сабировлар гаилә союзын 2011 елның 25 июнендә теркәгән. Бу гаиләдә дүртенче сабый туган. Аңа әти-әнисе Аиша исеме бирде.

Галина һәм Сергей Шишировлар гаиләсе 2008 елның 11 декабрендә төзелде. Бу гаиләдә ике малай, ике кыз үсә. Дүртенче сабый Екатерина исемле булды. 

Шәһәребезнең нәни гражданнары хөрмәтенә Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре музыкаль номер бүләк итте.

Шимбә, 27 гыйнвар 2024, 14:15