Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

62 нче мәктәптә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты. Беренче чиратта Наил Мәһдиев укытучыларның югары нәтиҗәле һәм намуслы эшләвен билгеләп үтте. 

Бүген 131 балалар бакчасына 30 меңнән артык бала йөри. 82 мәктәптә 75 меңгә якын укучы белем ала.

Наил Мәһдиев 2023 ел дәвамында кыска вакытлы ялга килгән хәрби хезмәткәрләр белән 16 тапкыр очрашты.

 «Төп бурыч аларны кайгырту һәм ярдәм итү. Аларга ярдәмгә барлык оешмалар һәм чаллы кешеләре кушылды. Җибәрелгән шефлык һәм гуманитар ярдәм күләме 900 тонна тәшкил итте», - диде ул.

Хаким быелгы перспективаларны билгеләп үтте. 2024 елда 5 нче шәһәр хастаханәсе төзелеше башлана, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ремонт үткәрелә, социаль объектларны ремонтлау дәвам итә.

Сишәмбе, 30 гыйнвар 2024, 14:49