Чаллының «Автомобиль юллары предприятиесе» хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе эшләвен дәвам итә.
Бу төндә 160 берәмлек техника чистартуга чыкты. Көндез 100 юл эшчесе һәм 200 берәмлек техника эшләде. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эш оештырды.
Техника шәһәрнең өч районында да эшли, шулай ук җирле юллар һәм социаль объектларга керү юллары чистартыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 гыйнвар 2024, 14:22