Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елда 2,5 мең кешегә пенсия тупланмалары акчалары бирелде.

      Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын күчерде.
Исегезгә төшерәбез, 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда пенсия тупланмалары формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002-2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда; шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин. Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган
гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта хокук варислары булып закон буенча туганнар санала. Беренче чиратта - балалар, ир яки хатын, ата-аналар; икенчесендә - абый-энеләр,апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар.

      Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары  кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/), Социаль фондның теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән мөрәҗәгать итәргә була.

Телефон: 8 800 1-00000-1.

Пәнҗешәмбе, 15 февраль 2024, 12:51