Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 февральдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көнендә, шәһәрнең иҗади интеллигенциясе вәкилләре, язучылар, журналистлар, балалар аның истәлегенә очрашу оештырды.

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Бөек милләттәшебезне елдагыча Яр Чаллыда да хөрмәтләп искә алдылар. ГЭС бистәсендә Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында шигъри очрашу булды. Анда шагыйрьнең иҗатын яраткан укучылар җыелды. Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләр иясе, язучы Факил Сафин ил тарихында Муса Җәлилнең иҗаты әһәмиятен ассызыклады. Фашистларга каршы үткен каләме белән көрәшүче батыр милләттәшебезнең сүзләре бервакытта да телләрдән төшмәс, чөнки алар Туган илгә дан җырлый.

Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов да бүгенге көннең истәлекле булуына, Җәлиле булган татар халкының беркайчан да дәрәҗәсе төшмәячәгенә, киресенчә, бүгенге вәзгыять белән бәйле төстә тагын да көчлерәк яңгыравына басым ясады. Микрофонны бер-бер артлы шәһәребезнең сәләтле укучылар алды. Сабыйлар саф ана телендә Муса Җәлилнең иң данлыклы шигырьләрен яттан сөйләде. Җирле әдипләр дә Җәлил көне уңаеннан иң яхшы шигырьләрен яңгыратты. 

Соңыннан Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Пәнҗешәмбе, 15 февраль 2024, 12:36