Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 17 февраль көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре 3 мәйданчыкларда оештырылды – «Төзүче» стадионы каршында, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.

Киң ассортиментта сыер, тана, сарык ите, каз, үрдәк, тавык, йомырка, ак май, сөт һәм башка продукция тәкъдим ителгән иде.

Ипподром территориясендә ел саен «Салават Кубогына» автомобиль ярышлары уздыру уңаеннан 24 февраль көнне биредә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булмый.

«Төзүче» стадионы мәйданчыгында һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәти режимда эшлиячәк.

Шимбә, 17 февраль 2024, 15:23