Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2024 елдан яшьярымга кадәргебаланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә. Үзгәрешләрбала тапканчы рәсми эш урыннары булып, баласына яшь ярым
булганчыэшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.
"Бу елдан башлап баласынаяшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә,хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособиегадәти күләмдә түләнәчәк»,- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Дүшәмбе, 15 гыйнвар 2024, 17:13