Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантана булды.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә подполковник Рөстәм Имаметдинов белән рядовой Дмитрий Талапинга «Батырлык» ордены, Россия Оборона Министрлыгы Приказы буенча ефрейторлар  Илнар Хәйруллин белән Данат Хамбаловны икенче дәрәҗәдәге «За воинскую доблесть»  медале белән бүләкләде.

Каһарман якташларыбызны зал тулы тамашачылар аягүрә басып алкышлады. 

«Илебезне җир йөзеннән сөртеп ташларга тырышу очраклары һәрвакыт булды. Әмма бабаларыбыз, әтиләребезнең фидакарь көрәше нәтиҗсендә без Ватанны саклап калдык һәм көчле дәүләттә яшибез. Бөек Ватан сугышы ветераннары, рәхмәт Сезгә. Сезнең традицияләрне кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр дәвам итте. Бүген асыл ир-егетләребез махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үти. Без андагы хәлләрне беләбез һәм сүзебез, гамәлләребез аша армия белән халыкның бердәмлеген дәлиллибез», - диде Наил Мәһдиев үзенең чыгышында. 

Чәршәмбе, 21 февраль 2024, 16:47