Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә, балаларына илебезнең Дәүләт бүләкләрен тапшырды. 9 гаилә якыннарының бүләген алды.

«Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак булдылар. Бер телдә дә сезнең тирән кайгыгызны юатырлык сүзләр юк. Бу сезнең йөрәкләрдә мәңгелек яра. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Аларның исемнәре «Ватан-Ана» мемориаль комплексына языла. Биредә тәүлек буена мәктәп укучылары хәтер сагында тора. Киләчәк буыннар каһарман егетләребез үрнәгендә тәрбияләнә. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - диде Наил Мәһдиев


Чәршәмбе, 21 февраль 2024, 18:18