Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәрдә 296 муниципаль заказчы сатып алу эшчәнлеген алып бара. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында муниципаль заказ бүлеге башлыгы Марсель Хәйретдинов хәбәр итте.

«Кече һәм урта бизнес өчен капка ачык. Зинһар, катнашыгыз. Боларның барысын билгеле бер вакыт эчендә, теләсә кайсы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына сатуда катнашырга мөмкин. Муниципаль учреждениеләр өчен дә бу мөһим, кече һәм урта бизнес предприятиеләр өчен дә яхшы. Үз продукцияңне тәкъдим итү, муниципаль заказчыдан гарантияләнгән финанс ресурсларын алу мөмкинлеге бар. Бу яктан заказчы өчен дә, үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр өчен дә куркынычлар минималь. Эш җайга салынган, без ничек эшләргә икәнен беләбез», – дип ассызыклады шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 26 февраль 2024, 09:34