Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучыларның Чаллы бүлеге рәисе, язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Факил Сафин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу уңайдан 26 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә эдәбият көннәре һәм юбилярның «Минем җанда Галәм яши...» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Традиция буенча башкаладан килгән каләм әһелләре һәм чаллы язучылары башта мәктәпләрдә укучылар белән очрашты. 

Юбилей кичәсе Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында узды.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Факил Сафинга Котлау хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Июнь аенда шәһәр тәкъдимнамәсе буенча Факил Сафинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале бирелгән иде.

Факил әфәндене котларга Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешмалары җитәкчеләре җыелды. Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм Башкортстаннан йөзгә якын каләм һәм сәнгать әһелләре, журналистлар килде. Залда шулай ук мәгариф хезмәткәрләре һәм бик күп дәрәҗәле кунаклар урын алды.

Дүшәмбе, 26 февраль 2024, 14:38