Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакиме төзүчеләр өчен эшләрне быелның 1 сентябренә тәмамлау бурычын куйды. «Спорт комплексының тантаналы ачылышы агымдагы елның 1 сентябренә планлаштырылган», – дип аңлаттылар төзүчеләр. Аңа 44 ел буе ремонт ясалмаган.

«Бүгенге көндә барлык демонтаж эшләрен тәмамлап киләбез. Барлык эшләрнең 54 процент эше инде башкарылды. Бу объектта 67 күзәтү видеокамерасы урнаштырырга планлаштырабыз. Без графиктан алда барабыз. Хәзерге вакытта түбәне ябу, витражлар урнаштыру белән шөгыльләнәбез», - диде төзүчеләр.

«Без Олимпиаданы хәтерлибез, 80нче елларда аның безнең илдә үтүен дә беләбез. Үсеп килүче яшь буын да моны белергә тиеш. 44 ел элек Олимпиада уздырылды, нәкъ шул елда Чаллыда әлеге спорт объекты төзелде дә инде», – диде Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 27 февраль 2024, 15:19