Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Чаллыда балалар һәм яшьләр хәрәкәте Советларының беренче слеты узды. Катнашучыларның гомуми саны 132 мәктәптән 700 кеше тәшкил итте.

Чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев булды.

«Сезгә карап, без сезне безнең киләчәгебез итеп хис итәбез. Сез башкарган эшегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез үзегезне илебезнең актив гражданнар һәм патриотлар итеп күрсәттегез. Проектларны гамәлгә ашыруга 100 мең сумнан 10 грант бүлеп бирү турында Карар кабул иттем. Кыю булыгыз! Беренчеләр - алар һәрвакыт беренче», - диде хаким.

Наил Мәһдиев һәм Тимур Сөләйманов 12 юнәлеш буенча эшләүче лидерларның эшчәнлеге белән танышты. Аларның һәрберсе үз проекты турында сөйләде.

Сишәмбе, 27 февраль 2024, 19:17