Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кунаклар илебезнең, республиканың һәм шәһәрнең уңышлары турында сөйләде һәм фикер алышты.

Әлеге проект кысаларында Чаллы хакиме Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина республиканың соңгы елларда ирешкән уңышлары турында сөйләде. 

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән милли проектлар кысаларында Чаллыда соңгы берничә елда 9 мәктәп, 26 балалар бакчасы төзелде, бик күп юллар һәм иҗтимагый киңлекләр ремонтланды.

«Болар барысы да кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен эшләнә», - диде ул.

Мәгариф һәм фән министры Алсу Әсәдуллина укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү буенча башкарылган эшләргә тукталды.

ТР Дәүләт комитетының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин үзенең чыгышында Россия һәм Татарстанның дөрес юлдан баруын ассызыклап бу эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Чәршәмбе, 28 февраль 2024, 17:16