Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген республика җитәкчелеге 8 март бәйрәме уңаеннан җөмһүриятебез хатын-кызларын кабул итте. Яр Чаллыдан әлеге тантаналы чарада төрле өлкәләрдә эшләүче хатын-кызлар һәм ир-атлар шул исәптән «Ел хатын-кызы. «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңүче катнашты.

Бәйрәм чарасы Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үтте. Бүләкләрне лауреатларга республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык» номинациясендә җиңүче - «Энергетик» мәдәният сараеның бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Муллахмәтова;

«Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә җиңүче: инглиз шәхси балалар бакчасына һәм «Smart People» шәхси мәктәбенә нигез салучы Альбина Галиуллина.

Ир - атлар арасында җиңүчеләр булды: Татарстан Республикасының халык артисты, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Игорь Лерман «Ир - ат – лидер» номинациясендә һәм Чаллы эшмәкәре  һәм «Кеше приюты» проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин «Ир-ат – асыл йөрәк» номинациясендә.

Дүшәмбе, 4 март 2024, 11:45