Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сезне чын күңелдəн язның иң гүзəл бəйрəме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белəн котлыйм.

Без Сезгә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, балаларны тәрбияләүгә һәм өйдә уңайлылык булдыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәмегез белән Чаллы шәһәре, безнең республика һәм илебез көчлерәк, ә тирә-юньдәге дөнья игелеклерәк була.

Бүген без барыбыз да кадерле, хөрмәтле хатын-кызларыбызга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм әниләребезгә, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына аерым рәхмәт белән мөрәҗәгать итәбез. Характер көче, җиңүгә ышанычыбыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сез бүген үсеп килүче буынны үз үрнәгегез һәм киңәшләрегез белән тәрбиялисез. Хәзер Сез, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребезнең әниләре, хатыннары һәм апалары Ватаныбызга тугры булган сугышчыларның ныклы ярдәме һәм ныгытмасы булып торасыз.

Балаларыгызга биргән сабырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм яратуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Кадерлелəребез, язның беренче бəйрəме белəн котлап, барыгызга да шәһәребез ир-егетлəренең соклануын, ихтирамын җиткерəм. Сəламəтлек, рух ныклыгы, өмет-куаныч тулы якты матур тормыш телим. Бəхетле булыгыз!


Наил Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре хакиме 

Җомга, 8 март 2024, 07:00