Мы в социальных сетях

Чаллыда ирләр командалары арасында волейбол буенча «Динамо» ФСО Яр Чаллы Шәһәр Советы кубогына Чемпионат тәмамланды. Ярышларда Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Сарман һәм Мөслим районнарыннан 24 ир-ат командасы катнашты.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 лигада «Регион-16» командасы (Яр Чаллы) җиңүче булды, икенче урында «Староградские Пивоварни» командасы (Алабуга), өченче урынны «Титан» командасы яулап алды (Яр Чаллы).

2 лигада «ИЛТРАНС» командасы (Мөслим районы) җиңүче булды, икенче урында «Ремдизель» командасы (Яр Чаллы), өченче урынга «Эйс» командасы чыкты (Алабуга).

3 лигада «Гришкино» командасы (Менделеевск районы) җиңүне яулап алды, икенче урында «Драйлок Технолоджиз» командасы (Алабуга) һәм өченче урында «ZMT» командасы булды (Яр Чаллы).

Пәнҗешәмбе, 14 март 2024, 12:30