Мы в социальных сетях

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

Сезнең эшегез мөһим һәм һәрберебезгә кирәк, чөнки сез күпфатирлы торак йортларда, урамнарда һәм ишегалларында, социаль объектларда уңайлылык тудырасыз.

Бүген Чаллыда торак - коммуналь комплекс актив үсештә, эшкә инновацион карарлар кертелә. Тармакны камилләштерү буенча эш алып барыла, торак - коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә. Елдан - ел җылылык һәм су белән тәэмин итү, энергияне саклау системалары камилләштерелә, юллар тәртипкә китерелә, җәмәгать киңлекләрендә тәртип саклана. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү темплары безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, чөнки алар Яр Чаллы шәһәренең уңышлы үсешенә, проектларны тормышка ашыруга һәм шәһәр кешесенең тормышына йогынты ясый.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа  уңышлар телим! Хезмәтегез өчен рәхмәт!


Хөрмәт белән шәһәр хакиме Н. Г. Мәһдиев


Якшәмбе, 17 март 2024, 09:56