Автокалада авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе оештырылды. Сәүдә мәйданчыклары шәһәрнең өч почмагында: «Төзүче» стадионы каршында, ипподром янында һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә эшләде.
13 муниципаль районнан 190 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе кертелде.
Киләсе ярминкә 6 апрельдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 март 2024, 15:51