21 нче апрель - җирле үзидарә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан «Энергетик» мәдәният сараенда бәйрәм оештырылды. Аны хаким Наил Мәһдиев ачып җибәрде.
«Бәйрәм уңаеннан барчагызга да рәхмәтләремне җиткерәм. Сез әйтеп бетергесез эш башкарасыз. Сезнең хезмәттән башка шәһәр эшчәнлеген күз алдына китереп булмый. Безнең хезмәттә иң мөһиме - кешеләрне ярату», - диде ул.
Җирле үзидарә өлкәсендә күпъеллар хезмәт куйган, алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 апрель 2024, 17:36