Быел Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә - сәнәгать палатасы 30 еллыгын билгеләп үтә. Аның эшчәнлеге турында генераль директор Фәрид Бәшәров хәбәр итте.
«Чаллы бизнесының потенциалы зур, аның әле зур резервлары һәм үсеш өчен мөмкинлекләре бар дип ышанабыз. Шәһәрдә моның өчен бик күп эш башкарылган һәм эшләнә. Бу алгарышлы социаль - икътисади үсеш территориясе дә, сәнәгать мәйданчыклары белән сәнәгать парклары да. Резидент булырга теләүчеләрнең саны артуы сөендерә», - диде Фәрид Бәшәров.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 май 2024, 12:21