«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында традицион Җиңү Парады уза – Бөек Ватан сугышы дәһшәтләрен кичергән өлкән буынга хөрмәт күрсәтү һәм милли горурлык, бердәмлек символына әверелгән бәйрәм белән котлау.
Парад башланганчы, урта гомуми белем бирү мәктәпләренең «Җырлаучы Чаллы» шәһәр конкурсы лауреатларының җыелма хоры башкаруында җырлар яңгырады. Аны 7 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Луиза Җәмилева җитәкләде.
«Кайманов йолдызчыклары» барабанчылары һәм «Корнет» тынлы һәм удар инструментлары оркестры белән бәйрәм мәйданына Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбенең мажореткалары һәм карабинерлары чыкты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 май 2024, 10:33