Чәршәмбе, 26 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле эшмәкәрләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген Чаллыда кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә 90 меңнән артык шәһәр кешесе эшли. Сезнең җаваплы һәм намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә шәһәр бюджетының 30% тан артыгы формалаша.

Чаллы кече һәм урта бизнес предприятиеләренең потенциалы зур, һәм аның үсеше өчен мөмкинлекләр бар.

Чаллы эшмәкәрләренең бердәм эше, яңа үсеш нокталарының барлыкка килүе ышаныч уята һәм соңгы еллардагы кыенлыкларны уңышлы җиңәр өчен көч бирә.

Автокала эшмәкәрләре безнең хәрби хезмәткәрләргә зур ярдәм күрсәтә.

Чаллы компанияләре җитәкчеләре социаль проектларда актив катнаша, яшьләрне үз проектларына җәлеп итә, аларны өйрәтә һәм яңа профессиональ кадрлар әзерли. Бу гамәлләр Чаллыда яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә китерә.

Сезгә уңышлар телим! Сезнең җаваплылыгыгыз, эшкә тугрылыгыгыз һәм тырышлыгыгыз сокландыра һәм үрнәк булып тора.

Иң яхшы теләкләр белән шәһәр хакиме Н. Г. Мәһдиев

Якшәмбе, 26 май 2024, 07:00