Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия чик буе гаскәрләре оешуның 106 еллыгы уңаеннан Автозавод районы хакимияте чик буе хезмәтенең һәм ТР запас Чик сакчыларының Яр Чаллы шәһәре буенча хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыларның төбәк иҗтимагый оешмасы, Җиңү паркындагы «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә «Ватан чик сакчыларына багышлана!» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте.

Чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, чик буе гаскәрләре һәм хәрби-диңгез пехотасы ветераннары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар катнашты. 

Паркка килүчеләр өчен музыкаль бүләк булып шәһәр учреждениеләренең солистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары торды.

Сишәмбе, 28 май 2024, 20:41