Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында инвестиция советы утырышында катнашты.

Анда инвестиция проектлары тәкъдим ителде. Хупланган 7 проект арасыннан 4се – Чаллыныкы. Алар барысы да Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары.

Чаллыда 1,1 млрд сумга логистика үзәге төзелә. Шулай ук «Притяжение» торак микрорайонында 25 мең кв.метр мәйданда акватермаль комплекс барлыкка килә.

Шәһәр хакиме җаваплы җитәкчеләрне тиз арада әлеге проектларның документларын әзерләргә кушты.

Дүшәмбе, 3 июнь 2024, 12:07