Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кушты.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Яр Чаллы инспекторлык бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рафик Авзалов Чаллыда су объектларының коену сезонына әзерлеге турында сөйләде. Чаллыда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен махсус әсбаплар белән җиһазланган 11 пляжда (аларның 5е шәһәр эчендә) ял итеп була. Коену сезоны 31 августка кадәр дәвам итә. 

Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, мәктәпләрдә, лагерьләрдә, предприятие һәм оешмаларда профилактик очрашулар үткәрелде. Ял итү урыннарында махсус белемле 35 коткаручы эшли.

Дүшәмбе, 3 июнь 2024, 16:22