Чәршәмбе, 26 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бәйрәмнең төп йолдызы татар җырчысы Салават Фәтхетдинов булачак. Чаллыда Сабантуй 15 июньдә Яр буе паркы мәйданында, шулай ук шәһәр Ипподромында уза.

10:00 сәгатьтән чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен «Әкият» һәм «Авыл» мәйданчыклары эшли башлаячак. «Әкият» балалар шәһәрчеге яраткан әкият геройларын, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында концерт программасын тәкъдим итә. Балалар интерактив мәйданчыкларда милли һәм спорт уеннарында катнаша ала. 

11:00 сәгатьтә шәһәр Ипподромында традицион ат- спорт ярышларына старт бирелә.

Кичке программада Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасының популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышы, «Күңел» радиостанциясенең бәйрәм программасы планлаштырыла.

Сабантуй 22:00 сәгатьтә бәйрәм фейервергы белән тәмамлана.

Җомга, 7 июнь 2024, 11:38