Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге бәйрәм күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Рухи кыйммәтләрне гәүдәләндереп, бәйрәм чын күңелдән мәрхәмәт һәм кайгыртучанлык хисләрен күрсәтергә ярдәм итә, Бу бәйрәм игелек һәм югары әхлакны берләштерә, яхшылыкка өйрәтә, күңелләребезне чистарта һәм фикерләребезне баета. 

Корбан бәйрәме кайгыртучанлык күрсәтергә, мохтаҗларга эчкерсез ярдәм итәргә, гаилә традицияләренә тугрылыкны символлаштыра.

Бәйрәм көннәре сезнең өчен яхшылык һәм үзара ярдәм билгесе астында узсын, ә Аллаһы Тәгалә барыбызны да сакласын, барлык игелекле эшләрдә ярдәм бирсен! 

Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!

Шәһәр хакиме Н.Г. Мәһдиев

Якшәмбе, 16 июнь 2024, 06:11