Мы в социальных сетях

Чаллы хакиме «КАМАЗ» футбол клубы президенты Наил Мәһдиев стадионда капиталь ремонт барышын карады. 

«Бу команданың уенына да тәэсир итәчәк. Без табигать шартларына бәйле булмаячакбыз. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка стадионны  яңартуга 115 млн сумнан артык акча бүлеп биргәне өчен рәхмәт. Безнең футболчыларның ясалма өслекле уен кыры булачак», – диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. 

Пәнҗешәмбе, 20 июнь 2024, 09:43