Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Автоградбанкның лицензиясе  алынуга бәйле вәзгыятькә карата фикерен белдерде. Ул вакытлыча администратор белән очрашып сөйләшкән. 

Дүшәмбе иртәсенә 128 юридик зат – 83 млн 600 мең, 494 кертмече 258 млн 200 мең сум акчасын кайтарган.

«Шәһәрдәшләребез авыр хәлдә калды. аларга акчаларын кайтару буенча гамәлдәге кануннар нигезендә ярдәм итәргә кирәк. Вакытлыча администратор белән кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча һәр көнне эшлибез. иминиятләштерелгән суммадан соң калган өлешен кайтару буенча да эшләргә кирәк. Дөрес, анысына вакыт кирәк. Ничек кенә булмасын, кешеләрнең мәнфәгатьләре якланырга тиеш», – дип искәртте шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. 

Дүшәмбе, 24 июнь 2024, 08:11